Туган тел бәйрәменең рәсми өлеше Татарстан Рәисе резиденциясенең Тантаналар залында узды. Биредә Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде. Чараны Айзилә Батырханова күреп кайтты.
Тарихка күз салсак, Габдулла Тукй премиясе 1958 елның 8 апреленнән гамәлгә куела. Саллы премия быел 4 шәхескә тапшырылды. Алар: шагыйрь Ләис Зөлкарнәй сынчы Кадим Җәмитов. ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова Язучы, тәрҗемәче Борис Вайнер.
Лауреатлар исеме алдагы көнне үк Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе буенча комиссия утырышыннан соң билгеле булган булса да, бүләкне үз кулыма алмыйча ышанмадым дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Кадим Җәмитов.
Ләис Зөлкәрнәй өчен дә бу күптән көтелгән шатлыклы һәм бәхетле мизгелләр.
Татарстанның халык артисты Миләүшә Тәминдарова Тукай сүзләре белән “Күңелемдә бәйрәм бүген, бәйрәм бүген” дип җавап бирде.
Быел Габдулла Тукай премиясе лауреатларның һәркайсына 1 миллион сум акча тапшырылды.
Айзилә Батырханова, Дамир Мөхәммәтханов.