Традиция буенча, бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле була. Чаралар инде башланды, иртәңге сәгатләрдә , Тукай һәйкәленә чәчәклә салдылар. 11сәгат 30 минутта Казан дәүләт циркында Габдулла Тукайның «Печән базары» әкиятләре һәм шигырьләре буенча беренче милли театр-цирк спектаклен тәкъдим итәчәкләр. 14:00 сәгатьтә исә, Мума Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында шигърият бәйрәме үткәрелә. Чарада Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, республиканың иҗади берлекләре, киң җәмәгатьчелек катнаша. Кичке 5 тә, Казан Кремле территориясендә гала-концерт һәм “Мин татарча сөйләшәм!” республика конкурс-акциясенә йомгак ясала. Акция кысаларында беренче тапкыр милли дизайнерлар ярминкәсен уздыру планлаштырыла. Бу көнне шулай ук республика Рәисе туган тел көне уңаеннан, иҗат әһелләре белән очрашачак. Шулай ук музейларда, мәдәният үзәкләрендә Габдулла Тукайның туган көнен истәлекле чаралар, күргәзмәләр, шигырьләр уку белән билгеләп үтәләр.