Татар халкының гореф-гадәтләре белән балалар бакчасыннан ук таныштыралар. 49 нчы мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Карга боткасын үткәрделәр. Ул – яз килүгә, кошлар кайтуга багышланган бәйрәм. Йола буенча, яшьләр күршедән-күршегә йөреп ботка өчен ярма, май җыйганнар. Аннары авыл халкы ачык һавада казанда ботка пешереп, бергәләп сыйланганнар. 49 нчы балалар бакчасында да бәйрәм элеккәчә узды. Күңел ачу мизгелләрен бергәләп карыйк.