Район хуҗалыкларында кыр эшләре киң колач белән бара. Ул көзге культуралар, күпьеллык үләннәрне ашлама белән тукландыру һәм тырмалаудан башланды. Хәзерге көндә игенчеләр арпа чәчү белән мәшгуль. “Зәй шикәре” агрофирмасы басуында эш барышын безнең төшерү төркеме дә күзәтеп кайтты.