Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында язгы кыр эшләре турында Республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Җәббаров хисап тотты. Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Республиканың барлык районнары да чәчүлекләрне тукландыруга һәм торамалауга керешкән. 527 мең гектар көзге культураларның 287 мең гектары, ягъни планның 54%ы тукландырылган. Республиканың 26 районында рапс, арпа һәм бодай чәчүгә керешкәннәр. Бүгенге көндә тулаем сөт җитештерү 433 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечтән 8%ка артык. Хайваннарның баш санына килгәндә, 2024 елның 1 апреленә республиканың авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә 613 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә.