Апас районында язгы чәчү эшләре дәвам итә. Иң беренчеләрдән булып бу эшкә “Шагабиев” крестьян-фермер хуҗалыгы кереште. Алар рапс чәчә. Быел район буенча язгы чәчү барлыгы 39544 гектар мәйданда башкарыла. Ә чөгендер 4876 гектар мәйданда игелә.
“Шагабиев” крестьян-фермер хуҗалыгының 200 гектарлы кыры. Тәҗрибәле механизатор Мәсгуть Фәйзуллин трактор ярдәмендә басуны рапс чәчәр өчен әзерләп бара, культивация ясый. Ул 1977нче елдан бирле техникада. Хәзер лаеклы ялда. Шулай булса да, хезмәт юлын дәвам итә.
Түбән Биябашы авылында яшәүче Рафил Мөхәммәтҗанов та яшьтән үк хезмәттә. Ул 1985нче елда мәктәпне тәмамлап колхозда эшли башлый. “Шагабиев” крестьян-фермер хуҗалыгында исә 6нчы ел эшли. Бүгенге көндә ул рапс чәчә.
“Шагабиев” крестьян-фермер хуҗалыгының барлыгы 1854 гектар мәйданда җирләре бар. Әлеге хуҗалык заманча технологияләре, техникалары һәм тырыш хезмәткәрләре белән мактаулы.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вәлиева, Гөлназ Вәлиева, Татарстан яңалыклары, Апас районы.