Тарихи техника парады, концертлар һәм бәйрәм салюты. Җиңү көнен бәйрәм итүнең тәртибе турында казан мэриясендә сөйләделәр. Тугызынчы майда Җиңү парады, концертлар узачак, тематик мәйданчыклар оештырылачак. Тантаналар һәлак булганнарның һәйкәлләренә чәчәк салу белән башлана. Иртәнге унда гаскәриләр һәм тарихи хәрби техника парады планлаштырылган. Тамашачылар Т-34 һәм ИС-3 легендар танкларын, СУ-100 үз йөрешле артиллерия җайланмасын, ПТ-76 танкын, бронетранспортерларны, «Катюша» җайланмасын һәм башка техниканы күрә алачак. Бәйрәмне салют белән тәмамларга ниятлиләр.