Иртәләгән яз сезонлы куркынычларны да тизләтте -бу язда республика хастаханәләренә талпан тешләүдән зарланып 14 кеше мөрәҗәгать иткән. Гадәттә, бу бөҗәкләр апрель урталарында гына активлаша башлаган булсалар, быел беренче зыян күрүчеләр март ахырында ук барлыкка килде.
Зәй районында өч шундый очрак теркәлгән, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында икешәр кеше зыян күргән. Бөгелмә, Менделеев, Биектау, Мамадыш, Әлмәт, Яшел Үзән районнарында һәм Казанда шундый берәр очрак. Табиблар талпаннарның энцефалит авыруы таратучы булырга мөмкинлеген онытмаска, урманда сак булырга һәм бөҗәк кадалган очракта кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә.