Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Тәртип радиосының 10 еллык юбилеена багышланган “Бәхет сере” дигән тамаша булып узды. Бәйрәмнең үзенчәлеге – халкыбызның иң матур, “бәхет” төшенчәсен ачып бирүче җырларын яңгырату. Чарада танылган артистлар да, яшь җырчылар да катнашты.
Гармун моңы күңелләрне җилкетә. Казан филармониясенә килгән кунаклар рәхәтләнеп, мәшәкатьләреннән онытылып, биеде. 10 ел күз ачып йомганчы узып киткән. Тәртип радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева үткән зур юлны җылылык белән искә төшерә, күңелле дә, авыр чаклар да булды, ди ул.
Сәхнәдә – гаилә бәйрәме. “Әниемә” җыры белән Римма Ибраһимова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Фәрит Таишев һәм кызлары – Ләйлә Таишева. Тамашачылар һәрберсен чәчәкләргә күмде.
Хатын-кыз бәхете нидә? Чаллы театры куйган спектакльдән өзектә тамашачылар шуны белде. Чиста әдәби татар телендәге сөйләмгә, җырга сусап килгән халык өчен мондый концертлар бик кирәк.
Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан радио тыңларга ярата икән, аеруча татар телендәге әдәби зәвыклы тапшыруларны.
Шулай, сизезмичә дә, җыр-биюле юбилей кичәсе узып та китте, тамашачы хәзер түземсезлек белән 20 еллыкны көтә.
Миләүшә Мусина, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.