Саба районының Шәмәрдән бистәсендә урнашкан «Үсеш» лицеенда Татарстан Республикасының Халык артисты Вадим Захаров исемендә 1нче район җырчы, вокалистлар фестивале узды. Чарада танылган артистларлар да катнашты.
Шәмәрдән бистәсендәге «Үсеш» лицеенда бүген аеруча жанлылык. Вадим Захаров исемендәге фестивальнең Шәмәрдән лицеенда узуы юктан түгел. Ул үзе шушы мәктәптә белем алган.
Чарада район мәктәпләреннән 50дән артык укучы һәм укытучылар катнаша. Бәйге шартлары буенча артист репертуарындагы популяр җырларны башкарды.
Әлеге бәйгенең мөһимлеге шунда: җырны үз иткән, яраткан яшьләр үсә, һәм аларга чыгыш ясарга, үзләрен үстерергә шундый мөмкинлек булуда.
Жюрида Вадим Захаров үзе дә утырды. Янәшәсендә укытучы, остазы – Россиянең халык артисты Венера Ганеева.
Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Лаеклы бәясен алды.
Әлеге бәйге җыр-моңнарыбызны киләчәк буыннарга тапшыруда нәтиҗәле чара.
Ләлә Зәйнуллина, Фәрит Җәләли. Татарстан яңалыклары.