16 нчы марттан башлап республикада һәр шимбә Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәрендә һәм Яшел Үзән районының 2 шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.
Узган шимбәдә Казанда ярминкә мәйданчыкларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров карап чыкты.