Төркмәнстан белән Татарстан арасындагы иҗтимагый, икътисади һәм мәдәни багланышлар елдан-ел ныгый. Шушы көннәрдә езнең спортчылар Төркмәнстан башкаласы Ашхабадта Халыкара хоккей турнирда катнаша. Шулай ук Казанда да төркмән шагыйре Мәхтүмколый Фирагыйга багышланган түгәрәк өстәл узды. Ике тугандаш халыкның электән үк килгән рухи туганлыгы турында тулырак хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Һәр халыкның сүз сәнгатендә аны дөньяга таныткан, кавемнең үзенә күрә бер символына әверелгән әдипләр бар. Рус халкының Пушкин, кыргызларда Айтматов булса татарларның Тукай.Төрекмәннәрнең Мәхтүмколый. Төрки халыкларның уртак шагыйренә багышлап түгәрәк өстәл оештыру үзе дә сиволик мәгънәгә ия. Ачы язмышлы Мәхмүтколый да Тукай да үз халкын артталыктан , хорафатлардан азат итеп күрергә теләгән.
Галимнәр, төрки дәүләтләрнең Татарстандагы баш консуллары , вәкакләтле вәкилләр катнашында узган фәнни чараны сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов ачып җибәрде.
Түгәрәк өстәлнең төп кунаклары — бөек шагыйрьнең якташлары.
Чинар Рөстәмова җитәкчелегендәге делегация вәкилләре Мәхтүмколый Фәрәгыйнең иҗатына багышланган фәнни эзләнүләре белән уртаклашты.
Әдәби төрекмән теленә нигез салучы Мәхтүмколый –мәгърифәтче шагыйрь. Түгәрәк өстәл янында да Мәхмүтколый иҗатын төрки дөнья мәгърифәтчесе һәм фәлсәфи фикер иясе буларак барланды.
Ике республика арасында мәдәни багъланышларны тагын да киңәйтү күздә тоткан тәкъдимнәр дә әйтелде түгәрәк өстәлдә. Милли ашлар — гастрономия юнәлеше. төрекмәннәннең менә бу камыр ризыгы пишмә дип атала. Шулай ук фольклор байлыгыбыз белән уртаклашу, гомумән милли сәнгать юнлеше дә үзенчәлекле Мәхтүмколый Фәрәгыйга багышланган түггәрәк өстәл тәмамланса да , юбилей уңаеннан уздырыласы чаралар шактый. Татарстан галимнәре июнь аенда Ашхабадка бырырга җыена.
Мөршидә Җиһан, Искәндәр Төмәнев Татарстан яңалыклары.