Казанда санитар чистарту буенча икеайлык кысаларында 20 нче апрельдә гомумшәһәр өмәсе уза. Төп игътибарны өмәдә сулыкларның яр буе зоналарына һәм урман территорияләренә бирергә ниятлиләр.
Теләгән һәркем өмәгә кушыла һәм ишегалдын яки башка участокны тәртипкә китерү өчен инициатив төркем оештыра ала.
Бүгенге көндә һәр районда участоклар билгеләнгән, анда сәнәгать предприятиеләре, район хакимиятләре, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, укучылар һәм халык ярдәмендә территорияләрне санитар чистарту эшләре башкарылачак. Әйтик, «Локомотив» пляжы, Тынычлык торак массивындагы каенлык, Эрмитаж бакчасы, Горький паркындагы урман .