Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе концертлар залында шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш һәм Шәйхи Маннур әдәби премияләре лауреаты Рафис Корбанның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичәне үз хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов тә күреп кайтты.
Кичә композитор Илгиз Закировның Рафис Корбан шигыренә язылган “Бетмибез!” җыры белән башланып китте. Рафис Корбан балалар өчен эреле-ваклы утызлап китап чыгара. Аның китапларын нәни укучылар яратып кабул итте. Шагыйрь өлкәннәр өчен дә шигырьләр, җыр текстлары иҗат итеп, соңгы елларда бу юнәлештә дә матур үрләр яулады. Соңгы елларда, иҗатында кискен борылыш ясап, проза әсәрләре яза башлый. Халкыбызның күренекле шәхесләре хакында, тарихи әсәрләр, романнар язуга күчә. Әсәрләр китап укучылар һәм каләмдәшләре тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде, берничә телдә бастырылды.
Апрель ае – Тукай ае, Туган тел ае. Һәм апрельдә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә зур казанышларга ирешкән әдипләргә, артистларга, башка төр сәнгать әһелләренә дәүләтебезнең иң зур бүләге тапшырыла. Быел бу мәртәбәле бүләккә тәкъдим ителүчеләр арасында язучы Рафис Корбан да бар.
Рафис Корбан ( Корбанов Рафис Харис улы) Татарстанның Дөбъяз, бүгенге Биектау районы Кече Битаман авылында туган. Татарстан радиосында музыкаль, балалар өчен һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. Төрле газета-журнал редакцияләрендә, Татарстан язучылар берлеге, Казан дәүләт курчак театры, китап нәшриятләрендә төрле вазыйфалар башкара.
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә кандидат язучы Рафис Корбангаиҗади уңышлар телик!
Фәннур Хәсәнов, Александр Решеткин Татарстан яңалыклары.