Киң җәмәгатьчелеккә таныш булган драматург, журналист, Равил Сабыр быел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан Әлмәт татар драма театрында аның әсәре буенча куелган «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектакле премьерасы булып узды. Урыннан безнең махсус репортаж.
Иҗат кешесенең юбилее гадәттә ел әйләнәсе бара. Драматург, Туфан Миңнуллин исемендәге премия лауреаты Равил Сабырның да 50 яшьлек юбилее гыйнварь аенда булып узса да, төрле чаралар, котлаулар дәвам итә. Бу юлысы Әлмәт театры сәхнәсендә. Аны зурлап, шулай ук аның әсәре буенча куелган премьераны карага иҗатташ дуслары, остазлары, коллегалары җыелган иде.
Кино — спектакль премьерасы өч көн тулы зал белән уза. Гадәти булмаган спектакльнең идеясен, кинорежиссер Александр Далматов, режиссёр ассистенты — Кадыйр ролен башкаручы Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов белән берлектә тормышка ашыра.
Кино — спектакль дөньяда инде моннан 100 еллар элек тә ясап каралган, ләкин татар театрында бу беренче тапкыр. Язучы үз сүзләрен әсәрләрендә әйтә ул ди Равил Сабыр.
Спектакль ике өлештән тора: үткәндәге истәлекләр — фильм буларак, хәзергесе — сәхнәдә бара. Геройлар — студентлар эскәмиясеннән үк дус булган күптәнге танышлар. Аларның истәлек барлауы фильм буларак бара.
Автор әсәр өстендә 15 елга якын эшли. 2008нче елда яза башлаган әсәр 2021нче елда гына тәмамлана.
XX гасыр ахырының тулы бер буыны турындагы спектакль. Кайбер геройлар — чынбарлык прототипларның җыелма образлары. 90 нчы еллардагы төркемнәрнеңң чын исемнәре дә очрый. Равил Сабыр язып кына калымыйча, әсәрләрен халыкка таныта белүче язучыларның берсе дә. Ә әсәр спектакль буларак куелуы автор өчен икеләтә сөенечле.
Алия Галиуллина, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары, Әлмәт.