Бу атнада, 19 нчы апрельдә парламентарийлар Дәүләт Советы утырышына җыела. Бу турыда Парламент Президиумында хәбәр иттеләр. Көн тәртибендә 16 сорау. Халык тарафыннан сайланучылар, күпфатирлы йортларда милекне хосусыйлаштыруга, гадәттән тыш хәлләрдә халыкны яклау, капиталь ремонтка кагылышлы закон проектларын карарга ниятли.
Президиум утырышында экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков чыгыш ясады, һәм «Иделне сәламәтләндерү» проекты турында сөйләде, ул 2024 елга кадәр исәпләнгән. Күп нәрсәне инде хәл итеп булды , шул исәптән — Казан янында ләм кырларын юк итү. Република Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган ел өчен, Министрлар Кабинеты хисабын әзерләүләре өчен барысына да рәхмәт белдерде. Документ киләсе утырышта яңгырар дип көтелә.