Көннәрнең җылырак торуы сәбәпле — урманнарда талпаннар уянган. Ике атнадан соң алар шәһәр читләрендә hәм паркларда да барлыкка килергә мөмкин. Кышкы йокыдан соң, алар аеруча куркыныч. Шуңа күрә табигатькә чыкканда саклык чараларын күрү зарур.
Алар бигрәк тә азык эзләп усал була дип кисәтә белгечләр. Шуңа да талпаннар комсызланып һөҗүмгә күчәләр. Аларның беренче корбаннары булып этләр тора.
Талпаннар быел апрель башында ук килде. Үзе куркыныч түгел. Әмма алар талпан энцефалиты һәм боррелиоз кебек йогышлы чирләрне таратучы булырга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә — талпаннар, агачлардан түгел, ә туфракның өске катламыннан һәм үләннән кешеләргә хөҗүм итә. Быел апрель ахырына аларның артуы ихтимал. Казанда иң куркыныч урыннар — Нагорный, Яңа Савин районы, Казансу ярлары һәм Аккош күле, ди белгечләр. Казанда боррелиозны башкалардан ешрак күчерә һәм бөтен шәһәр буйлап тарала торган эт талпаны һәм республиканың көнчыгышында очрый торган тайга талпаны төрләре очрый.
Узган ел алар ун меңгә якын кешене тешләгән. Быел кешеләрне тешләү әлегә теркәлмәгән. Республикада талпаннардан эшкәртү апрель ахырында башлана. Аны массакүләм ял итү урыннары, балалар лагерьлары һәм туристлык базаларында оештыралар.
Алия Галиуллина, Ралина Абрамова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.