“Хәзинә” милли сәнгать галереясында җыелган 3 номинантның барысы да премиягә һичшиксез лаеклы. Алар тәкъдим иткән эшләр һәркайсы зур кыйммәткә ия.
Үз эшләрен совет һәм Россия рәссамы Рабис Сәлахов, фотографлар Рамил Галиев һәм Евгений Канаев тәкъдир итте, әмма өченче кандидат, танылган сынчы Кадим Җәмитов Казанга җыелышка үзе килә алмаган. Үзе булмаса да, без аның эшләрен Казанның һәр почмагында күргәнебез бар – милли китапханә каршындагы “Хөррият” шуларның берсе. Берсеннән берсе көчле номинантлар. Рәссам Рабис Сәлахов үзенең рәсемнәрендә милли көйне сурәтли алган.
Премия лауреатлары һәр ел 26 апрель көнне игълан ителә һәм 30 август көнне бүләкләнә. 2023 елдан Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе күләме ике тапкыр — һәрберсе 500 мең сумнан 1 млн сумга кадәр арттырыла.
Миләүшә Мусина, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.