Татарстанның 29 районы аграрийлары язгы кыр эшләренә кереште. Басуларда уҗымнар һәм күпьеллык үләннәр биләгән мәйданнарга минераль ашлама кертәләр. Бу турыда р6епублика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Республикада 527 мең гектардан артык мәйданда – уҗымнарны, 350 мең гектарда күпьеллык үләннәрне тукландыру бурычы тора.
Моннан тыш, Актаныш, Апас, Буа, Биектау, Лаеш һәм Ютазы районнары туфракны тырмаларга кереште. Шулай ук язгы басу эшләренә тулаем алганда 98 процент техника инде әзер.
Республика Гидрометеохезмәте мәгълүматлары буенча, ноябрьдән мартка кадәр 276 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелгән, бу норманың 170 проценты дигән сүз. Уңай һава температурасы кырларда карның тиз эреп бетүенә һәм үсемлекләрдә вегетация башлануына китерде.