Бу атнада Казан шәһәрендә һәм Республика районнарында нинди мәдәни чаралар көтелә, әйдәгез бергәләп барлыйк.
16 нче апрель көнне Камал театрында Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевне искә алу кичәсе узачак.(19:00). Шулай ук биредә шимбә “Зәңгәр шәл”, якшәмбе “Килмешәк” спектакльләре уйналуы көтелә.
Саксафон музыкаль уен кораллының тарихы белән якынрак танышасыгыз килсә- Шәрык клубына чакырып калабыз. Биредә сез саксафон яңгырашында төрле музыкаль әсәрләр ишетерсез.
Тинчурин театры ял көннәрендә җыр –бию белән сугарылган комедияга чакыра. 20 нче апрель көнне “Кияүләр”, 21 нче апрелҗ “Яратам!Бетте-китте” спектакльләре уйналуы көтелә.
16 нче апрель көнне “Әкият” театрында экскурсия булуы көтелә. Бирегә рәхим итегез.
Әлмәт театры җомга көнне халыкчан юмор, хисләр сафлыгы белән сугарылган “Яшь йөрәкләр” дип исемләнгән комедияга чакыра, шулай ук биредә шимбә “Микулай” спектакле уйналуы көтелә.
ТӘРТИП радиосының туган көн концертыНА рәхим итегез. Гаиләгез белән килеп, кабатланмас моңлы җырлар тыңлап, рәхәтләнеп ял итәргә чакырабыз!( 17 апрель, 18:30) «Тәртип” радиосының туган көне
31 майга кадәр Ислам мәдәнияте музеенда «Үзгәрешләр чоры мәдрәсәсе» күргәзмәсе дәвам итә. Экспозиция Казан Мөхәммәдия мәдрәсәсенең 140 еллыгына һәм аңа нигез салучы- җәмәгать һәм дин эшлеклесе, педагог Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган.
21нче апрельга кадәр «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Надия Миниахметованың «Кошлар һәм йолдызлар» күргәзмәсе дәвам итә.