Оренбургта зыян күрүчеләргә Татарстаннан гуманитар йөкнең беренче партиясе китте. Республиканың барлык зур шәһәрләрендә hәм районнарда ярдәм кабул итү пунктлары эшли.
Тартмаларда азык-төлек продуктлары, кием-салым, рюкзаклар һәм шәхси гигиена әйберләре. Казан халкы гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә. Гуманитар ярдәмне Горький урамындагы 12Б йортында кабул итәләр. Җыелган ярдәмне ике көнгә бер мәртәбә бәлага тарган кешеләргә җибәреп тору каралган.