Татарстанда Оренбург өлкәсендә язгы ташудан зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан мондый авыр очракларда беркайчан да читтә калмый. Күршеләргә ярдәм итәчәкбез! дип белдерде.
Инде берничә фура белән эчә торган су илтеп тапшырылды. Безнең муниципаль район үзәкләрендә гуманитар ярдәм җыю бара. Исегезгә төшерәбез, Оренбург өлкәсендәге су басу нәтиҗәсендә, 10 меңнән артык торак йорт һәм 18 мең 500 җир кишәрлекләре зыян күргән. 6 мең кеше эвакуацияләнгән.