«Татмедиа» бинасында «Тәртип» радиосы ифтар мәҗлесе уздырды. Анда радионың 10 еллык юбилее да билгеләп үтелде. Тулырак үз хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Рамазан аенда төрле иҗтимагый, сәяси һәм дәүләт оешмаларының күмәк ифтарлар уздыруы ныклы бер гадәткә әверелеп бара. Бу — бик күркәм һәм саваплы гамәл. Кайбер очракларда ниндидер өстәмә максатлар белән дә уздырыла. Тәртип Радиосы үзенең ифтарын 10 еллык юбилее белән бәйләп, ”тәртипле ифтар” дип атады. «Шушы 10 ел эчендә бик күп эшләр дә башкарылды, күренекле шәхесләребезне дә югалттык. Алар рухына да дога кылыйк. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!» – диде радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
Ифтар мәҗлесенә радиода эшләгән, радио белән хезмәттәшлек итүчеләр чакырылган иде. Кичә озак еллар радиожурналист булып эшләгән Рәкыйп Гаффарның вәгазе һәм Коръән аятьләрен укуы белән башланып китте. Ул уразаның асылын тагын бер искәртте һәм Рамазан аеның әһәмияте турында сөйләде, нинди ялгышлыклар эшләүдән сакланырга кирәген кисәтте.
“Кем дә кем ураза тоткан кешеләрне чакырып, авыз ачтырса, ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр. Раббыбыз Аллаһның рәхмәтенә өметләник.
Фәннур Хәсәнов, Искәндәр Төмәнев Татарстан яңалыклары.