10 нчы апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак.
Авыл җирлекләрендә Гает намазын, кояш чыгып ярты сәгать узгач, уку тәкъдим ителә.
10 апрельдә, Ураза бәйрәме көнендә, мәчетләр яныннан уза торган җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге сәгать 5тә эшли башлый.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә республикада бу көн эшләми торган бәйрәм көне.
Бу көнне шулай ук 13.00 сәгатьтә Иске Татар бистәсендә, Кремль яр буенда һәм Татарстанның Милли китапханәсендә Ураза бәйрәменә багышланган чаралар башлана. Шәһәрнең барлык оператив хезмәтләре тарафыннан җәмәгать тәртибен һәм халыкның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле шартлар тудырылачак.