“Изге айда. Изге йортка. Изгелек кылыйк”. Түбән Кама раойнында төзелеп килүче “Ак каен” мәчетендә төзелеш эшләре дәвам итә. Бина эче әзер диярлек: электр үткәрелгән, җылылык җибәрелгән. Төзелеш түбәнкамалылар ярдәме белән алып барыла. Шушы көннәрдә “Ният” хәйрия фонды да зур булышлык күрсәткән. Алдагы план – мәчетне тышлау.