Чыгарылышыбызны һава торышыннан башлыйбыз. Узган ялларда респубуликада суыклар сакланды, Әмма бу атна башыннан ук һава температурасы кабат күтәреләчәк. Синоптиклар фаразы буенча, республикага төньяктан циклон килде. Атмосфера фронтлары узганда, яңгырлар көтелә. Бүген — 8нче апрельдә урыны белән яңгыр, көндез 12 градуска кадәр җылыта.
***
Төннәрен әле салкын, шуңа күрә йортларда җылытуны әлегә сүндермиләр, дип хәбәр иттеләр Казан мэриясендә. Соңгы көннәрдә Шәһәр халкыннан гаризалар инде килә башлады. Казанлылар фатирларында артык эссе, бөрку дип зарлана. Әгәр дә биш тәүлек дәвамында һава торышы сигез градустан да түбән булмамаса, йортларда җылытуны сүндерәчәкләр.