Бу көннәрдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестиваленең «Татар музыка театры энҗеләре» дип аталган концерты булып узды.
Фестивальгә уку йорты ректоры, профессор Вадим Дулат-Алеев инициативасы белән нигез салынган. Быел ул икенче тапкыр уза.
Программада Татарстанның хәзерге заман композиторлары әсәрләре яңгырады – танылган осталар, яшь авторлар да, опера студиясе солистлары чыгыш ясады. Бу фестиваль яшьләрне милли мәдәнияттә үстерүгә һәм тәрбияләүгә ярдәм итә.