Тамашачыларны легендар «Корсар» балетының кино версиясе көтә. Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия опера һәм балет театры куелышны “Мир” кинотеатрында тәкъдим итә. Премьера тиздән, 6 апрельдә булды.
Көрәшүләр, урлаш-талаш, уңышсыз мәхәббәт, диңгез стихиясе белән күзгә-күз очрашу. Кыю пиратлар диңгезгә сәяхәткә чыга, ә бу аларның яшәү рәвешен мәңгелеккә үзгәртә.
“Корсар” романтик классик балет казанышы, ул Байронның шул исемдәге поэмасы буенча куелган. Муса Җәлил театры сәхнәсендә аныВагнер Карвальо, Аманда Гомес, Антон Полодюк, Олег Ивенко, башка осталар башкара.
Бу гади куелыш кына түгел,динамик үсештәге әсәр. “Театр кинода” проекты театрны бутенләй башка күзлектән күрсәтә. Анда тамашачы карашы гына күренми.
Виктория Бояринцева, Фәрит Җәләли, Татарстан яңалыклары.