Апрель аеның беренче атнасында Казан шәһәрендә һәм Республика районнарында нинди мәдәни чаралар көтелә, шуларга күз салыйк.
Камал театрында шимбә көнне “Сагынырсызмы”, якшәмбе көндез “Хуш, авылым. Хыял”, кич “ Өйләнәм. tat” спектакльләре булуы көтелә.
Тинчурин театрында 11 нче апрель көнне бирегә килүчеләр Тинчуринның тормыш юлы, иҗаты белән дә таныша ала. Шулай ук биредә шимбә көндез (13:00) һәм кич (17:00) “ Яратам! Бетте-китте”, якшәмбе “ Полиционер” спектакльләре булуы көтелә.
Әлмә театры тамашачыларны 14 нче апрель көнне “ Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакленә чакыра.
Әтнә театры бер мәхәббәт тарихын бәян итүче һәр заманда актуаль «аталар һәм балалар» проблемасына нигезләнгән “ Кар астында кайнар чишмә” спектакленә чакыра.
31 майга кадәр Ислам мәдәнияте музеенда «Үзгәрешләр чоры мәдрәсәсе» күргәзмәсе дәвам итә. Экспозиция Казан Мөхәммәдия мәдрәсәсенең 140 еллыгына һәм аңа нигез салучы- җәмәгать һәм дин эшлеклесе, педагог Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган.
9.Легендар җырчы Әлфия Авзалова исемендәге музей да җыр-моңга гашыйк кешеләрне үзенә чакырып кала. Биредә легендар шәхесебезнең җырларына сокланып, костюмнарын күреп, иҗат юлы белән тагын да якыннанрак танышырга мөмкин.
Казанда урнашкан Каюм Насыйри музее да үзенә чакыра. Каюм Насыйри – күп кырлы шәхес: тарихчы, тел белгече, язучы, мәгърифәтче. Музей 2002нче елда ишекләрен ача. Экспозициянең нигезен, басма, кулъязма һәм эпистоляр чыганаклар тәшкил итә. Биредә шулай ук галим язган китаплар, шәхси архивтан алынган фотосурәтләр саклана.