5 нче апрельдә, изге Рамазанның соңгы җомга көнендә, Казанда хәйрия маршруты йөри башлый. Беренче тапкыр мондый рейс узган ел чыккан иде, һәм Казан халкы аны хуплап каршы алды.
Быел да бу күркәм башлангыч дәвам итә – 30 нчы автобус Рамазан ае уңаеннан бер көн дәвамында бушлай йөртә. Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды «Рамазан – изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын түләячәк. Социаль «Рамазан маршруты» иртәнге сәгать алтыдан кичке сәгать алтыга кадәр йөри. 30 нчы маршрут юкка гына сайлап алынмаган: аның пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүче һәм аннан ярдәм алучы күпләгән мохтаҗлар бар.