Татарстан агросәнәгате өчен заманча технологияләр. Алексеевскида үсемлек майлары җитештерү буенча яңа завод ачылды. Анда көнбагыш һәм рапс орлыкларын зур күләмдә эшкәртәчәкләр. Ни өчен бу җирле фермерларга отышлы һәм калдыксыз җитештерүне ничек оештыралар? Тулырак алдагы язмада.
Нәкъ 5 ай өчендә Алексеевск читендәге чиста кырда көнбагыш мае җитештерү буенча завод төзелә. Җирле крестьян фермер хуҗалыгының берсе Волгоград белгече Артем Кулькин белән берләшкән. Мондый цехларда эшләү тәҗрибәсе зур булган инженер Татарстанга килә. базарда көнбагыш бәясе төшкәч үз заводын төзү идеясе барлыкка килә.
Көнбагыш утырту һәм сату бик үк отышлы түгел икәнен аңлагач, май җитештерү белән шөгыльләнергә уйладык. Әлеге эшчәнлек өлкәсендә үзебезне сынап крарга булдык. Завод төзеп, эшләтеп җибәрдек.
Монда тәүлегнә 150 тонна чимал эшкәртелә ала. Нәтиҗәдә 60 тоннага кадәр май көтәләр, ул эшкәртү заводларына илнең башка төбәкләренә һәм чит илләргә җибәрелер дип көтелә. Җитештерү калдыксыз. Орлык сыгынтысы терлекләрне ашату өчен өстәмә сыйфатында файдаланылса, ә көнбагыш кабыгы цехларның җылыткычларына бара. Биредә махсус су фильтрациясе булган заманча җылыту бүлмәсе куелган.
Завод җирле крестьян-фермер хуҗалыкларыярдәме белән барлыкка кигән. Аларның монда көнбагыш һәм рапс уңышын бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу заводның иң беренче продукциясе. Завод директорының үсеш буенча планнары зурдан.
Алия Галиуллина, Дмитрий Второв, Ренат Сәхипгәрәев, Динар Зиннәтуллин, Татарстан яңалыклары, Алексеевск районы.