Иртәгә, 4 апрельдә Казанның «Сәйдәш» мәдәниүзәгендә «Татар сүзе» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты була. Әлеге чара Республика Рәисе каршындагы таатр телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, “Татарстан — Яңа Гасыр” Телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла.
Конкурсның максаты — туган телне, әдәби мирасны үстерү, саклау, милли әдәбият һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту.
Конкурс дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татар халкында зур кызыксыну уятты һәм бөтен Россиядән, шулай ук Казахстаннан, Үзбәкстаннан һәм Швейцариядән быел 3 меңнән артык гариза җыйды. Иң күп гаризалар шигрият номинациясендә кабул ителде.
Бу сезонның яңалыгы махсус «Туган тел» номинациясе булдырылды.Монда чуваш, мари, мордва һәм удмурт халыклары вәкилләре катнашты. 4 апрельдә тантаналы рәвештә 37 җиңүче игълан ителә, аларның һәркайсы акчалата бүләк ала. быел конкурсның премия фонды бер миллион биш йөз мең сумны тәшкил итә.