Изге Рамазан ае тәмамланырга да нибары 8 көн калып бара. 10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтә. Әлеге мөбарәк бәйрәм Республиканың шәһәр мәчетләрендә иртәңге сәгат җиденче яртыда Коръән аятьләрен укып башлана һәм сәгат җидедә гает вәгазьләре белән дәвам итә. Гает намазы иртәңге сигезенче яртыда укыла. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.