Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары һәм төбәктә “Россия авылы” проектының координаторы, шулай ук “Бердәм Россия” сәяси советы әгъзасы, Марат Әхмәтов, партиянең региональ праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, алдан тавыш бирү — ул үз ярдәмеңне, үз бурычларыңны билгеләү һәм аларның җәмгыять өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын ачыклау. Аның сүзләренә караганда, республика халкының ихтыяҗларына һәм теләкләренә игътибар итәргә кирәк, чөнки бу юнәлештә эшләр әле күп. Сайлап алуны узган кандидатлар республика Дәүләт Советына сайлауларга чыга ала. Йомгак ясау 27 майга планлаштырыла.