Апрель-июль айларында Татарстан Республикасыннан якынча 3меңнән артык мең кешене хәрби хезмәткә чакыру һәм җибәрү планлаштырыла. Беренче төркем якынча 15 апрельдән соң китә.
Бу көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге, запаста булмаган һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 150 000 кешедән торган Россия гражданнарын хәрби хезмәткә язгы чакырылыш турында указга кул куйды. Язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итә.
Бу язда чакыру буенча хәрби хезмәткә алынган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителми. Хезмәт итү вакыты, элеккеге кебек үк, бер ел тәшкил итә.