Язның икенче аена-апрельга кердек. Табигат бу айда уянып, елгада бозлар кузгала, кояш иртәрәк карый торган яр буйларында, юка бозны тишеп, зәңгәрсу умырзаялар чыга башлый. Шушы көннәрдә Татарстанга күпләп кыр казларының кайтуы күзәтелә.
Халык сынамсышларына карасак, Апрель артык җылы булса, май ае салкын, җилле булыр, дигәннәр. Ә синоптиклар нәкъ бу ай, аномаль җылы булыр дип фаразлый. Бүген 1 нче апрелдә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 10 метр тизлектә. Көндез һава температурасы 11 градуска кадәр җылыта.Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык. Алдагы көннәрдә дә республикада җылы һава торышы саклана.