Игелекле гамәлләрне ни өчен Рамазан аенда гына түгел, ә ел дәвамында кылырга кирәк?
Рамазан ае-игелекле эшләргә иң бай вакыт икәнен яхшы беләбез. Игелекле гамәлләрне ел дәвамында башкаручы кешеләр hәм оешмалар да, шөкер, җитәрлек. Шундыйларның берсе — Татарстан Диния назәрәте каршында оештырылган “Зәкат” хәйрия фонды. Оешманың эшләре белән якыннанрак таныштыру өчен, бүген актуал әңгәмә сәхифәсендә кунакта аның җитәкчесе Булат Мәрдәновны студиягә чакырдык. Әңгәмәне журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.