Мөселманнар өчен изге Рамазан ае дәвам итә. Казанның “Ярдәм ”мәчетендә Чирмешән районы “Якташлык” җәмгыяте президенты Раушания Сәүбәнова ифтар мәҗлесе уздырды. Якташлар ифтарыннан Мөршидә Җиһан репоротажы
“Рамазан ае көндез ураза тоту белән генә түгел, кичке ифтар мәҗлесләре белән дә кадерле.
Җәмәгать ифтары ул гадәти ашап- эчү мәҗлесе генә түгел. Ул мөһим гыйбадәтнең уңышлы тәмамлануын белдерүче чара, гаять зур рухи файдага ия булган гамәл. Әлеге җәмәгать ифтарында да Чирмешән ягында туып –үсеп бакыйлыкка күчкәнннәр рухына дога кылынды, вәгазьләр уку өлешендә дә якташлык җәмгыяте вәкилләре бик актив булды.
Рамазан ае безне шөкер итәргә, рәхмәтле булырга өйрәтә ди озак еллар туган як тарихын өйрәнүче, якташлар оештырган ифтар мәҗлесен алып баручысы журналист Илдар Кыямов.
Ифтар мәҗлесе барышында Чирмешәнлеләр якташлык җәмгыятенең киләчәккә эш-гамәлләре белән дә уртаклашты. Һәр очрашуның бердәмлекне ныгытуын искәртте.
Мөршидә Җиһан, Искәндәр Төмәнев. Татарстан яңалыклары.