Республикада каләм әһелләре сүз сәнгатенә йөкләтелгән вазифаны тормышка ашыра. Язучы, галимнәр җыелган җирдә темаларның төрлесе күтәрелде. “Йомгаклау утырышында” Ләлә Зәйнуллина булып кайтты.
Хисап җыелыш соңгы елларда вафат булган язучыларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.
Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменнән язучыларны Министрлык вәкиле Айрат Фәйзрахманов сәламләде. Ел дәвамында уңышлы эшләп килүче иҗатчыларны тәбрикләп төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырды .
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла талантлы иҗатчыларга Татарстан Язучылар берлеге таныклыкларын тапшырды.Берлеккә 6 яңа вәкил өстәлгән. Тирән тамырлы язма мирасыбыз заманча яңа әсәрләр белән тулылана бара. Бу җәһәттән әдәби конкурслар язучыларны шактый активлаштырган. Татар әдипләренең әсәрләре төрле телләргә тәрҗәмә ителгән. Узган елның төп үзенчәлеге буларак башка халыкларның әдәбиятлары татар телендә басылган.
Җыелыш барышында фән галимнәре әдәби жанрлар буенча докладлар белән чыгыш ясады. Шулай ук язучылар, шагыйрьләр Татарстан Язучылар берлеге эшчәнлегенә, бүгенге көндәге гомуми иҗатка бәя бирде.
Милли көнкүрешнзаман проблемалары аша тәрбияви әсәрләр иҗат итү әлбәттә хуплауга лаек.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.