Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм дәвам итә. Зәй районында өлкәннәр мәдәният йортында маскировка челтәре үрсәләр, укучы балалар окоп шәмнәре ясыйлар. Эш барышын без дә күзәтеп кайттык.
Түбән Биш мәктәбендә укучылар дәресләр тәмамлангач өйләренә кайтып китәргә ашыкмый. Технология кабинетында хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясыйлар.
Окоп шәме ясауның кыенлыгы юк, үзенә хас нечкәлекләре бар. Алар калай банка, катыргы һәм парафиннан эшләнелә. Банкалар чиста, юылган булырга тиеш. Кечкенә банкадагы шәмнең яну вакыты ике сәгать. Мәктәп коллективы 360 шәм ясаган инде. Алга таба да эшне дәвам итәчәкләр.
Моңа өстәп укучылар туган як хатлары да язып салалар. Авыл халкы да бик теләп игелекле эшкә кушылган. Калай банкалар җыялар, мәдәният йортында максировка челтәре үрәләр.