Татарстанда 1нче апрельгә кадәр Россия Оборона министрлыгы белән килешү төзегән һәркемгә 400 мең сум акча түләнә. Контракт буенча хезмәт өчен паспорт кына кирәк. Чит ил гражданнары өчен — Россия территориясендә законлы булуны раслый торган документ сорала. Гаиләсе, балалары булган очракта никах һәм балалар туу турында таныклык бирергә кирәк. Документларны рәсмиләштерү һәм медицина тикшерүе бер үк урында уздырыла. Яңа килгән солдатларны махсус хәрби операцияләрдә тәҗрибәле солдатлар һәм командирлар өйрәтә. Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзү өчен җирле военкоматка яки авыл җирлеге башкарма комитетына, шулай ук «Батыр» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.