Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугаты ниләр дип борчыла? Шул сорауга җавапларны, әйдәгез, бергәләп эзләп карыйк.
Яз җиткәч аерым кешеләрнең генә түгел, кайбер газеталарның дә күңел хәләте тотрыксызлана бугай. Тора салып беренче битенә “Тешләрегез матур булсын!” дигән язманы чыгарган “Шәхри Казан” газетасын кулга алганда башка иң элек шундый уй килә. Тормышның кырыкмаса –кырык проблемасы ярылып ятканда ничек итеп матур тешле булырга дип сорау үзе үк бераз мәзәгрәк. Бүген тешләрне генә түгел, адәм баласының бөтен әгъзаларын да матурлап бирергә өйрәнделәр. Әмма моның өчен уч тутырып акча кирәк шул.
Ләкин бөтен кеше дә акчаны алга куеп яши дип әйтү дә дөрес булмас иде. Менә шул ук “Шәхри Казан” газетасындагы Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылында татарларның бер гасыр элек яшәгән авылын торгызырга алынган фидакарь зат- Дамир Камалетдинов шундыйлардан.15 ел дәвамында бу тынгысыз кеше, төрле төбәкләрне буйлый торгач, җил тегермәненнәрен эзләп тапкан, икесен бер итеп бастырып та куйган. Бүген тимерче белән чүлмәкче эзли икән. Минем дә Дамир абый булдырган татар авылын барып күрәсем килеп китте. Ләкин шул ук вакытта күңелгә бер шик тә кереп оялады бу язманы укыганда- бүгенге татар авылы да шулай берәмтекләп җыелган экспонатлар рәвешендәге этномузей булып калмасмы икән?
Газета журналисты Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабировның өенә барып хәлен белешкән. Сәхнә остасының тормыш принциплары да үзе кебек төгәл, гади, күңелгә хуш килерлек. Ходай аңа иҗат дәрте( ул әле бүген дә сәхнәдә) hәм бәрәкәтле гомер насыйп итсен!
“Ватаным Татарстан” газетасы бала тәрбияләүче гаиләләргә дәүләттән нинди ярдәм чаралары каралганын үз укучыларына бәйнә-бәйнә аңлатып бирергә булган. Шунысы хак- соңгы вакытта андый ярдәм шактый сизелгәнлектән, өчәр- дүртәр балалы гаиләләр дә шактый артты илдә. Ләкин белгечләр раславынча,балаларның күбрәк тууына акча гына түгел, кеше яшәгән җәмгыятнең нинди булуы да тәэсир итә икән. Шуңа да әби-бабайларның сүзен кабатлап,”заманаларга тынычлык, илгә-көнгә бәрәкәт бирсен” дип теләргә генә кала.
Колхоз-совхозлар бетерелгәннән соң, акрынлап бетүгә юл тоткан авыллар,ни кызганыч, җитәрлек Россиядә. Ләкин авылда калып та кешечә яшәргә мөмкинлеген раслаучылар да, шөкер, торган саен арта. “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе шундый авылларның берсендә- Аксубай районындагы Яңа Думада булып,андагы халыкның тырышлыгын тасвирлаган. 434 кеше яшәгән авылда бүген дүрт сыер көтүе чыга икән. 800гә якын мөгезое эре терлек тоткан авыл хөкүмәткә көн саен ике тонна сөт кенә озата икән. Каерып эшләргә күнеккән безнең халыкның, эшләгәне өчен тиешлесен дә түләсәң, элләниләр майтарырлык дәрте бар әле. Хөкүмәттәгеләр моны соңарып булса да аңлар дигән өметтә калып, бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!