Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында «татар киеме». Россия этнографик музее.» дип исемләнгән альбом-каталогны киң җәмәгатчелеккә тәкъдим итү булды. Әлеге альбом республика Хөкүмәте ярдәме белән дөньяга чыкты.
Бу Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, республика фәннәр академиясе, һәм Россия этнографик музееның уртак проекты. Альбом татар, рус һәм инглиз телләрендә басылган. Россиянең иң эре этнографик музее татарларның төрле киемнәренең уникаль коллекцияләренә ия, алар беренче тапкыр бу альбомда күрсәтелә. Биредә татар киеме турында язган күренекле мәгърифәтчеләр Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри хезмәтләреннән дэ өзекләр күрергә мөмкин.