Тиздән чыгарылыш сыйныф укучыларының иң кызу имтиханнар чоры башлана. Шушы көннәрдә Казанның 139 нчы гимназиясендә чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары, республика мәгариф һәм фән минитсры Илсур Һадиуллин тарих буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырды.
Әлеге Бөтенроссия акциясе Татарстанда, тулаем Россиядәге кебек үк , сигезенче тапкыр уза.
Акциядә шулай ук Респбулика Дәүләт Советы депутатлары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, танылган спортчылар катнашты. Алар барсы да бердәм дәүләт имтиханның бөтен процедурасын үтеп карадылар..