Татар китабы йортында «Балалар һәм үсмерләр матбугатының төп проблемалары һәм чишелеш юллары» дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды, Биредә «Ялкынлы 100 ел» күргәзмәсе ачылды.
Чарада язучылар, галимнәр, матбугат белгечләре, яшьләр оешмалары һәм мәгариф өлкәсе белгечләре катнашты. Түгәрәк өстәл“Ялкын” журналының 100 еллык юбилее уңаеннан оештырылды. 1924 елның 20 мартында Муса Җәлил идеясы белән беренче тапкыр татар телендә балалар өчен “Кечкенә иптәшләр” исемле журнал чыга башлый, аннары ул тагын 4 тапкыр исемен үзгәртеп, безгә бүген “Ялкын” буларак таныш. Журналның баш мөхәррире Илназ Фазуллин:“Ялкын ңурналы социаль челтәрләрдә дә шактый уңышлы гына эш алып бара, – дип билгеләп үтте.