Яз килү Нәүрүз бәйрәмен елдагыча республикада зурлап үткәрәләр. Быел да 23 нче мартта, Г.Камал исемендәге театр янында Нәүрүз республика бәйрәме билгеләп үтелә. Төрле милләт халыклары үзләренең мәдәнияләре, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Чара кунаклары, халык уеннарында көч сынашып, милли ризыклардан авыз итә һәм иҗади чыгышларда катнаша. Шулай ук Нәүрүз гүзәлен сайлыйячаклар. Бйрәм чаралары Казанда көндезге сәгат 12 башлана. Бәйрәмнең тулы программасы белән Мәдәнит министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.