Россия Президентын сайлауга йомгак ясалды. Кешеләрнең тавыш бирүгә килү дәрәҗәсе — ил буенча77 проценттан, Татарстандаул – 84проценттан артык. Сайлаулидеры — илнеңхәзерге Президенты Владимир Путин. Аныңөченрекордлысандасайлаучылартавышбирде – Татарстанда гына — 88,74 процент. Калган кандидатлар — Николай Харитонов — 4,83%, Леонид Слуцкий — 3,93%, Владислав Даванков — 1,53%.
Сайлау барышын күпсанлы халыкара белгечләр күзәтте.
Халыкара белгечләр участоклардагы бәйрәм рухын бәяләделәр — сайлаулар май чабу атнасында узды бит.Шулай ук, сайлауга кешеләр, гомумән алганда, гаиләләре белән килгән. Татарстан сайлау участокларында хокук бозулар да булмаган, дип хәбәр иттеләр.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясаучы шикаять һәм хокук бозулар булмады
Россия Президентын сайлауда тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре билгеле. Соңгы нәтиҗә 21 мартта була. Алда алты елга сайланган ил Президентының иннагурациясе көтелә.
Миләүшә Мусина, Инна Данилова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.