Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар. Саулауга бәйле булган тукталып торудан соң гадәти эзебезгә төшик- татар матбугатының нинди темаларны алга сөрүе турындагы сөйләшүне дәвам итәбез.
Салкын hәм галәмәт карлы кыштан исән-сау чыккан халыкны журналистлар тагын куркуга салмакчы. Бу юлы киләсе җәйнең котчыкмалы кызу киләчәклеге белән. Бу турыдагы язманы беренче битенә чыгарып биргән “Шәhри Казан” газетасы, сары матбугатка хас булган алым кулланып, башта дөньяга Эль-Ниньо дип танылган серле климат феномены афәт алып килә дип куркыта да аннары шул ук фаразны Казан университеты галименең җавабы белән юкка чыгара. Безне- күрмәгәне калмаган халыкны бүген болай гына куркытулары авыр. Аннары бабайлар әйтмешли, алдагысын бер алла гына белә.
Россия президенты быел мәктәп тәмамлаучыларга бер фәннән имтиханны кабат тапшырып крау мөмкинлеген биргән иде. Билгедән канәгать булмаганнарга тагын бер мөмкинлек бирелә бирелүен. Әмма билгең элеккесеннән начаррак була калса, элеккесен калдырып булмаячак. Ике өлештән торган имтиханны да аерым-аерым гына биреп булмаячак. Кыскасы, белеменә ышанычы булмаганнар бәхетле очракка өмет итә алмый. Ә алга таба эшләр бердәм дәүләт имтиханнарын бөтенләй бетерүгә бара дип раслый югарыдагыларның уй-гамәлләре белән таныш әфәнделәр. Монысына да ышанырга була. Без бит бер чиктән икенче чиккә ташланып яшәргә күнеккән халык.
Быелгы яздан нәрсә көтәргә? “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе бу хакта белгечләр белән сөйләшкән hәм язгы ташу чорында су басучы авылларда яшәүчеләрнең хәлен белешкән. Язмадан аңлашылганча, быел яз акрынлык белән килергә тиеш. Су басулар да андый зур масштабта булырга ошамаган, дип раслый халык синоптигы. Ләкин шулай да хакимият язгы ташуга тулы көченә әзерләнгән. Шуңадыр, Татарстандагы су басу куркынычы булган 200 авылда яшәүчеләр дә алай зурдан кубып борчылмый икән. Ахыры хәерле булсын дибез.
Кибетендә исерткеч hәм тәмәке сатылмый, чөнки эчүче юк. Эчмәгәч, эшкә дә, гаиләгә дә вакыт җитә. Саба районының 125 йортлы Ике Басу Арташы авылында гаиләләрнең нык булуын әнә шулай аңлатканнар. “Аек авыл” турындагы язманы укып чыкканнан соң башка килгән беренче уй- ә бит аек килеш яшәү адәм баласына бөтенләй икенче мөмкинлекләр ача. Иншалла, мондый үрнәкләр Татарстанда тагын да бардыр hәм булыр.
“Казан утлары” журналының март санында халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың “Гөлханым турында хикәят” исемле повестен аерым әйтергә кирәктер. “Сөембикә” журналының баш мөхәррире, күренекле җәмәгать эшлеклесе Роза ханым Туфитуллова турындагы бу әсәрне укучылар андагы бүген дә исән hәм бакыйлыкка күчкән яңа заман кешеләрен үз исемнәре белән таныр. Шөкер, шәхесләребезне исән чакларында кадерләргә өйрәнебез бугай.
Әдәбиятыбызга яңа исем булып килеп кергән хезмәттәшебез Фирдүс Гыймалтдиновның бүгенге тормышыбызга караган “Шом” повесте (әсәр телләр комиссиясе үткәргән ябык конкурста беренче урынга лаек булган иде) бүгенге тормышыбызны күзалларга, күңелләрдә йөргән уртак кичерешләребезне барларга ярдәм итә.
Укудан hәм фикер йөртүдән аерылмыйча яшәүчеләрдә булсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!
.