Базарлы Матактагы 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе диварларына махсус хәрби операциядә катнашып, Россия герое исеменә лаек булучы каhарманнаргамемориаль такта урнаштырылган. Ватан сагында торучылар белән авыл халкы, шул исәптән яшьләр дә, бик горурлана, шул сәбәпле әлеге бәйгедә катнашу өчен егетләр «Мин патриот» темасын сайлаган. «Куркынычсыз юллар» юнәлеше һәм фәнни-технологик үсеш елы да әлеше бәйге кысаларында зур әһәмияткә ия.
Катнашучыларның әти-әниләрен, туганнарын сүрәтләвенең төп сәбәбе быел Россиядә гаилә елы булуы.
Катнашучыларның укытучылары кызлар-егетләр иҗатына карап сөенә.Республика бәйгесенәшулайук район мәктәпләредәкушылды. Май ахырында муниципаль этапта җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак. Гомүми нәтиҗәләр чыгару исә Россия көненә тәгаенләнгән. Оештыручылар — “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе компаниясе , Мәгариф һәм фән министрлыгы, ЮХИДИ, “Юл хәрәкәте иминлеге”, шулай ук “Бердәм Россия” партиясе. Җиңүчеләрне дипломнар һәм бүләкләр көтә.