«Шарык клубы» үзәгендә 5 нче «Театраль Идел буе» фестиваленең региональ этабында җиңүчеләрне бүләкләү булып узды. Фестивальнең оештыручысы — Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты.
Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән барлыгы 1000нән артык гариза килгән, шуларның 371е Татарстаннан. Жюри җиңүчеләрне 2 номинация Балалар һәм “Яшьләр театр коллективлары һәм студияләре буенча билгеләде. Балалар арасында беренче урынга “Кечтүк” спектакле белән“Апуш» иҗат берләшмәсенең «Без» балалар татар театр студиясе, Яшьләр коллективлары номинациясендә — «НормальНо» спектакле белән «Э — моция» иҗат инклюзив студиясе лаек булды.Фестивальнең төбәк этабында җиңүчеләрне Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин бүләкләде.